Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Игътибар: мошенниклар «юкка чыкканнарны эзләү»гә багышланган фейк чатлар һәм төркемнәр төзи

Хәрби хезмәттә булган якыннары белән элемтә булмаган шартларда гаилә катлаулы хисләр кичерә. Моннан җинаятьчеләр файдалана: мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә МХОда юкка чыккан катнашучыларны эзләүдә «ярдәм» вәгъдә итүче ялган бергәлекләр барлыкка килә.

Чынлыкта аларның максаты - ярдәм итү түгел,ә акча урлау һәм зарарлы программаларны тарату аша шәхси мәгълүматларны җыю.

Мошенниклар хәрбиләр туганнарыннан шәхси мәгълүмаларны белү яки, "ярдәм" дип алдап, акча җыю өчен элемтәгә керергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, тикшерелмәгән чатларга кермәгез, шикле сылтамалар буенча күчмәгез һәм билгесез затларга шәхси мәгълүматларыгызны җибәрмәгез. Барлык рәсми мәсьәләләр дәүләт оешмалары аша хәл ителә!, – дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы .

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев