Җил чәчәгенең беренче билгеләрен ничек күрергә
Җил чәчәгенең беренче билгеләрен күрү юллары турында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре сөйләде.
Ветрянка һава-тамчы юлы белән йога. Инфекциянең төп үзенчәлеге шунда – кешедә авыру билгеләре барлыкка килгәнче үк бер-ике көн алдан йогышлы була, һәм авыру йоктыру, соңгы билгеләре чыкканнан соң да биш көнгә кадәр дәвам итә. Авыруның инкубацион чоры 21 көнгә кадәр. Бу вакытта гадәттә, температура күтәрелә, аннан соң тәнгә тимгелләр чыга.
Әлеге инфекциядән сакланырга вакцинация ярдәм итә, ул эпидемия күрсәткечләре буенча прививкалар календаре буенча уздырыла.
Чыганак: тнв
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев