Казаннан ерак түгел, «Царево» торак комплексында җиңел автомобиль ике баланы бәрдергән.
Видеодан күренгәнчә, балалар әниләре белән урам буйлап бара, шул вакытта йөртүчесе ачыкланмаган җиңле автомобиль тротуарга килеп менә һәм сабыйларны бәрдереп китә. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, балаларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев