Башкортстанның Уфа районында комбайн катнашында авария булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичә кичке 11ләр тирәсендә Уфа - Чишмә трассасында Toyota Land Cruiser 200 автомобиленең 43 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм юл читендә торган ашлык суктыру комбайнына бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев