Җиңел машина кюветка очкан - йөртүче хатын-кыз һәлак булган
В республике

Җиңел машина кюветка очкан - йөртүче хатын-кыз һәлак булган

Татарстанның Тукай районында М12 трассасында Чаллы ягына таба барган якта юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Mazda автомобиленең йөртүчесе – 27 яшьлек хатын-кыз – борылышка сыймаган. Нәтиҗәдә, җиңел машина кюветка чыгып очкан һәм әйләнеп капланган. Йөртүче хатын-кыз урында ук һәлак булган, пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.

Тулырак: https://tatar-inform


Нет комментариев