Җир кишәрлеге урынына акчалата түләү бирәләр. Кемнәргә?
Ноябрь башыннан Яр Чаллының күп балалы 15 гаиләсе җир кишәрлеге урынына түләү алуга гариза бирде. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, түләүләрне алуның рәсми тәртибе 2 ноябрьдә үз көченә керде, һәм гаризалар беренче көннәрдән килә башлады. 20 ноябрьгә 15 гариза теркәлгән, ә тагын берничә гаилә кирәкле документларны әзерли. Гыйззәтуллин сүзләренчә, счетлар гаиләнең һәр әгъзасына күчәчәк. Ул әлеге чарага ихтыяҗ зур булуын ассызыклады: кешеләр түләүләр детальләре белән кызыксынып шәхсән мөрәҗәгать итәләр һәм шалтыраталар.
Октябрьдә Татарстанда күп балалы гаиләләрнең хокукларын киңәйтә торган закон кабул ителде. Хәзер Казан һәм Чаллы халкына җир кишәрлеге яки акчалата компенсация алырга мөмкин. 2 ноябрьдән ТР Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән 200 мең сум күләмендә документлар кабул итү башланды.
Чыганак: вести татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев