Биектау районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ир белән хатынның гомере өзелгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры – ир белән хатын – алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Chery Tiggo автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.
Чыганак: татаринформ.
Нет комментариев