Кайсы районнарда туберкулез белән авыручылар күбрәк
10 ел эчендә Татарстанда беренче тапкыр ачыкланган туберкулез белән авыру ике тапкырдан артыкка кимеде, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның республика буенча территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина.
Аның сүзләренчә, узган ел 654 яңа очрак ачыкланган, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 17% ка түбәнрәк. Ачыкланган пациентларның төп өлеше 18 яшьтән 48 яшькә кадәрге өлкәннәргә туры килә.
Тулаем алганда, төбәктә авыру күрсәткече Гомумроссия күрсәткеченнән 30% ка түбәнрәк. Шул ук вакытта Татарстанның 17 районында бу дәрәҗә республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак. Антилидерлар булып Менделеевск, Чирмешән, Югары Ослан, Нурлат, Зеленодольск, Агерҗе, Азнакай, Арча, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Түбән Кама, Минзәлә, Биектау, Зәй, Сарман һәм Спас районнары санала.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев