Казан аэропортында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр бетерелде
Казан аэропортында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр бетерелде, бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Моннан тыш, вакытлыча чикләүләр Чебоксар аэропортында да гамәлдә түгел. Тамбов, Владикавказ, Грозный, Магас, Түбән Новгород һәм Волгоград аэропортлары әлегә кадәр ябык.
Запас аэродромга чикләүләр вакытында Казанга рейс башкарган бер самолет "китте".
Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Казан аэропортында Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Уфа һәм Хургадага авиарейслар тоткарланды. Пассажирлар өчен мобиль кабул итү бүлмәсе оештырылган.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев