Казан аэропортында вакытлыча очышларны чикләделәр
Казан аэропортында самолетлар кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелде.
Бу карар очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү зарурлыгы белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә.
Тоткарланган рейслар пассажирларына авиакомпанияләр вәкилләре һәм аэропорт хезмәткәрләре ярдәм итә. Балалы гаиләләр өчен ана һәм бала бүлмәсе бар. Барысын да әйберләр белән утырганда урын алып тормаска, аларның өлкән яшьтәге кешеләргә, хатын-кызларга һәм балаларга юл бирергә, шулай ук сабырлык һәм нәзакәтлелек күрсәтергә сорыйлар.
Чыганак:кичке казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев