Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казан авиазаводы АСЕАН саммитында ТУ 214 не тәкъдим итте

Республика башкаласында 17-19 июньдә узган АСЕАН саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» казанышлар күргәзмәсендә Казан авиация заводы, халыкара контрактлар төзүгә әзерлеген күрсәтеп, потенциаль чит ил партнерларына Ту-214 самолетын тәкъдим итте. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе»ГАҖ хәбәр итә.

Әлеге күргәзмәдә Лаос, Филиппин, Камбоджа, Һиндстан, Таиланд, Вьетнам, Бруней, Малайзия, Мьянма һәм Көнчыгыш Тимор делегацияләре, шулай ук Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Оборона министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Криворучко булды.

Биредә республиканың сәнәгать, фәнни-технологик һәм социаль-гуманитар секторларының йөзгә якын компаниясе катнашты.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев