Казан блогеры Казахстанга җәяү барган
Никита Кузнецов Астанага үзенең фикердәше — Кокшетаудан 20 яшьлек Мирасның кулын кысу өчен җәяү барып җитте. Бу хакта хәбәр итә KP.RU.
Астана – аның маршрутының соңгы ноктасы түгел, Никита Алматага барып җитәргә ниятли. Мирас белән алар Бурубай бистәсендә очраштылар, анда бер-берсенең кулларын кыстылар һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Казан сәяхәтчесенең иптәше Урал шәһәрләре аша Татарстан башкаласына кадәр юл тота.
Никита әлегә Алматыдан өйгә ничек кайтачагын белми. Аның сүзләренчә, Казахстан халкы аны бөтен кунакчыллык белән кабул иткән.
Исегезгә төшерәбез, блогер үзенең сәяхәтен 9 майда башлаган иде.
Чыганак:вечерняя казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев