Татарстанда Казан белән Чаллыны тоташтыручы елга маршруты ачылды. «Флот РТ» компаниясендә әлеге вакыйганы елга транспорты үсешендә мөһим этап дип бәялиләр.
Оешмада билгеләп үтүләренчә, киләчәктә маршрутлар челтәре киңәйтеләчәк. Юлда заманча «Метеор-2020» типтагы тиз йөрешле суднолар файдаланыла. Маршрут Чистай, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә тукталышларны үз эченә ала.
Казаннан рейслар җомга һәм шимбә көннәрендә, Чаллыдан — шимбә һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев