Казан яшүсмере питбайкта полицейскийны бәрдергән
Казанда 14 июль иртәсендә питбайкта гомуми файдаланудагы юлга чыккан 16 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктатырга тырышканда, буйсынмаган һәм качарга тырышып караган. Нәтиҗәдә ул полицейскийларның берсен бәрдергән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган, хокук бозучы тоткарланган, дип язалар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә.
Яшүсмергә хакимият вәкиленә карата көч куллану маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
Эшне Россия Тикшерү комитеты рәисе шәхси контроленә алды.
Чыганак:татарстаняңалыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев