2026 елда Казанда Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм аның традицияләре, шулай ук төбәкнең мәдәният өлкәсендәге үсеше белән таныштыруга юнәлдерелгән күп чаралар үткәрү планлаштырыла.
«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылышы 14 майда, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак.
"Бүген безнең ил ислам дөньясында зур абруйга һәм танылуга ия. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, бу мөнәсәбәтләрне гармонияле ныгытуга үз өлешен кертү мөмкинлеге белән горурлана», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак:кичкеказан.
Нет комментариев