Казан капремонт программасын үтәү буенча алдынгылар рәтендә
Казанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 61,8 процентка тәмамланган. Татарстан башкаласы бу күрсәткеч буенча дүртенче урында. Актаныш районы да алда бара, анда план 100 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды генераль директоры Айрат Абүзәров сөйләде.
ТОП-3 леккә Алексеевск районы да кергән - 99,12 процент һәм Яр Чаллы, анда эшләр башкару 76,9 процент тәшкил иткән-22 йорт капиталь ремонтланган. Лидерлар бишлегенә Түбән Кама районы да 54,13 процент (14 йорт) күрсәткечләре белән кергән.
Узган ел 896 торак йорт ремонтланган. Шул ук чорда ул вакытта 762 йортта ремонт эшләре башланган (планның 83,3 проценты).
Чыганак:вечерняяказань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев