Россиядә бәйрәм көннәрендә торак арендалау ихтыяҗы 2025 ел белән чагыштырганда 7 марттан 9 мартка кадәр 40%ка арткан. Бу хакта ТАСС «Суточно.ру» сервисына сылтама белән яза.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, броньлау өчен иң популяр юнәлешләр өчлегенә Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан кергән.
Ә сәфәрләр өчен иң кирәкле шәһәр Санкт-Петербург санала. Аннан тыш, популяр юнәлешләр исемлегенә Мәскәү, Казан, Краснодар, Екатеринбург, Ярославль, Түбән Новгород, Минск, Калининград һәм Новосибирск кергән.
Чыганак:реальное время
Нет комментариев