Казан туристлар өчен иң популяр шәһәр
Татарстан май бәйрәмнәре вакытында Россиядә туристлар өчен иң популяр юнәлешкә әйләнде.
Татарстан Республикасы май бәйрәмнәрендә сәфәрләр өчен Россиянең иң популяр төбәгенә әверелде. Төбәккә Россия буенча барлык заказларның 16,3% ы туры килгән, ә кунакханәләргә ихтыяҗ 75% ка арткан.
Икенче урында – Санкт-Петербург, аңа броньлауларның гомуми саныннан 14% туры килгән, ә өченчедә – Краснодар крае – 10%. Топ-5кә шулай ук Түбән Новгород һәм Калининград өлкәләре дә эләккән-экспертлар бу төбәкләргә бер ел эчендә кызыксыну аз гына үзгәргән, дип белдерә.
Моннан тыш, тикшеренүчеләр ачыклаганча, май бәйрәмнәрендә Россия буенча ялгызы гына сәяхәт итәргә планлаштыручы россиялеләр саны бер ел эчендә 24% ка кадәр арткан. Шул ук вакытта туристларның яртысы бу чорда икәү, ә 15% – өчәү ял итәчәк.
Чыганак: новости татарстана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев