Казанда 2,5 мең йортсыз кеше исәпләнә
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы секциясе утырышы узды, ул билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар хокукларын яклау проблемаларына багышланган иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Социаль тернәкләндерү үзәге мәгълүматлары буенча, Казанда гына да 2,5 меңнән 2,7 меңгә кадәр сукбай кеше исәпләнә, аларның 80% ы - ир-атлар.
Мохтаҗлар турында сигналлар вәкаләтле вәкил аппаратына турыдан-туры да, "ГЛОНАСС 112" системасы аша да керә. Һәр очрак буенча профильле ведомстволар белән берлектә эш алып барыла.
«Эшче йортлар» эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә. Билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елда прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгы мондый учреждениеләрне тикшергәннәр.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев