Казанда 27нче гимназия түбәсе җимерелгән
Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирә торган 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән. Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бирегә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге оператив төркем килгән. «Эшчеләр бригадасы объектка килде инде, якын арада ремонт эшләре башланачак», – дип язган Салихов үзенең Telegram-каналында.
Гимназия бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия. Мәгариф учреждениесендә 731 укучы белем ала.
Чыганак:татаринформ. Фото: t.me/AISalikhov/1082
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев