Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда авария куркынычы булган юл участокларын бетергәннәр

Казанда автомобиль юлларының 2025 ел нәтиҗәләре буенча ачыкланган авария куркынычы булган участокларын бетерү буенча чараларның 96% ы үтәлгән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Авария булган урыннарга светофорлар, юл билгеләре куела, җәяүлеләр кичүләре ясала, юл өслеген ремонтлау эшләре башкарыла.

Бу максатларга республика бюджетыннан 150 млн сум акча җибәрелде. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү таләп ителгән иң авария хәлендәге урыннар арасында – Островский – Пушкин урамнары чаты, Чуйков урамындагы танк түгәрәге, Бондаренко – Габишев – Кол Гали.

Тагын биш участокта, шул исәптән Габишев, Мир урамнарында һәм Мамадыш трактында, эшләр урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында төгәлләнәчәк. Фучик һәм Спартаковская урамнарында светофорлар урнаштыру өчен проект-смета документациясе әзерләнә.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев