Казанда авиация бәйрәме узачак
В республике

Казанда авиация бәйрәме узачак

“Мин күкне сайлыйм” дип исемләнгән авиация бәйрәме Казанда 1 августта узачак. Әлеге чара “Казан” гаилә үзәге территориясендә булачак.

Бәйрәм программасында җирле артистлар чыгышы,  күңел ачу  чаралары, мастер-класслар , шулай ук үз һөнәрләре эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү  каралган.

Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә  Министрлыгы  оештырган бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.   

 

Чыганак: “Татар-информ”

 


Нет комментариев