Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда бер машина автобус белән бәрелешкән

Казанның Беломорская урамында җиңел автомобиль һәм автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

-Юл — транспорт һәлакәте факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан административ хокук бозу һәм административ тикшерү уздыру турында эш кузгатылган, - дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1963 елгы Mazda йөртүчесе борылыш вакытында машина йөрү өлешендә соңгы урынны алмаган һәм маневрның куркынычсызлыгына инанмаган. Нәтиҗәдә ул 60 нчы маршрут автобусына комачаулык тудырган. Автобус салонында  бәрелүдән берничә пассажир егылып төшкән. Аларның берсе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән-55 яшьлек ир-атта тән җәрәхәтләре теркәлгән.

Чыганак:реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев