Казанда бушлай Wi-Fi эшли башлады
Шәһәрнең төп туристлык урамында бушлай Wi-Fi нокталары эшли башлады. Урам сәүдәсе белән көрәшү өчен биредә күзәтү камералары да урнаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе кысаларында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов сөйләде.
- Бауман урамында видеокүзәтү камералары урнаштырдык. Бу безгә реаль вакытта хокук бозуларны күзәтергә һәм аларга тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә. Узып баручылар һәм төп урам буйлап йөрүче шәһәр кунаклары өчен бушлай Wi-Fi барлыкка килде. Хәзер һәрвакыт элемтәдә калып, Казан турында тәэсирләр белән социаль челтәрләрдә уртаклашырга була, - дип уртаклашты Салихов.
Шулай ук, аның сүзләренчә, узган ел Казан үзәгендә 38 әһәмиятле бина фасады һәм 200 дән артык керү төркеме яңартылган. Шәһәрнең тарихи йөзен саклауга аерым игътибар бирелә.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев