Казанда фигуралы шуу мәктәбе ачылачак
Алина Загитованың фигуралы шуу мәктәбе Казанда ачылуга әзерләнә.
Олимпия чемпионы командасы тренерлар составын сайлау буенча актив эш алып бара. Проектка 18 еллык тәҗрибәсе булган тренер Надежда Заякина кушылды. Ул үзенең шәкерте Динә Хөснетдинованың уңышлары белән танылган.
Яңа үзәк 6 мең квадрат метр мәйданны алып торачак, анда боз аренасы һәм фигуристлар әзерләү өчен заллар булачак.
Чыганак: КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев