Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда яшәүче хатын-кыз үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган

19 июль көнне, Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз «Казан — Оренбург — Акбүләк» трассасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.

Узып киткәндә ул каршы як полосага чыга һәм Hyundai белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алты кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Hyundai ның 64 яшьлек пассажиры вафат булган. Кешенең үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә портал orenday.ru. 

Чыганак:тнв
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев