Казанда яшүсмерләр кылган җинаятьләр азайды
Агымдагы елның ун аенда Казанда яшүсмерләр җинаятьчелеге кимегән. де һәм IT өлкәсендә җинаятьләр саны кимеде.
Бу хакта ТР Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм эксперт советының уртак утырышында Казан башкарма комитетының җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре идарәсе башлыгы Николай Кузнецов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Казанда җәмәгать урыннарында да җинаятьләр саны 48%ка, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны 30%ка, ә исерек йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 55%ка кимегән.
Шул ук вакытта утырышта үсмерләр җинаятьчелеге, наркотиклар әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар һәм IT-технологияләрне кулланып җинаятьләр үсеше билгеләп үтелде. Әмма агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре буенча тенденция үзгәргән: яшүсмерләр җинаятьчелеге 2,8% ка , ә IT-технологияләр өлкәсендәге җинаятьләр - 27% ка кимегән.
Кузнецов сүзләренчә, җинаятьләрне профилактикалауда һәм ачуда видеокүзәтү системалары зур роль уйный. Ул хәзерге вакытта Казанда 53,3 меңнән артык видеокамера эшләве турында сөйләде.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев