Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда икенчел торакка бәяләр төшкән

Казанда февраль аенда икенчел торакка бәяләр кимү күзәтелгән. Әлеге мәгълүмат «Яндекс»ның фатирлар буенча тематик эзләү мәгълүматлары нигезендә нейрочелтәрләр тарафыннан башкарылган тикшеренүләрдән күренә.

Февраль нәтиҗәләре буенча Казанда әзер торак базарында квадрат метрның медиан бәясе 4 процентка төшкән һәм кв.м өчен 202 мең сум тәшкил иткән. Гыйнварда, киресенчә, 0,9 процентка үсеш күзәтелгән. Бер үк вакытта фатирларның медиана мәйданы да 2 процентка кимегән – 51,7 кв.м тәшкил итә. Икенчел базарда торакның медиана бәясе 9,8 млн сумга җиткән.

Тулаем алганда, 500 меңнән артык халкы булган Россия шәһәрләрендә квадрат метрның медиана бәясе февральдә 0,8 процентка, ягъни 138 мең сумга кимегән.

Миллионлы шәһәрләрдә кимү сизелерлек булып чыккан: 1,6 процентка – 157 мең сумга кадәр төшкән.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев