Казанда көчле җил 19 агачны сындырган – автомобильләр зыян күргән
Кичә Татарстанда тизлеге 20 метрга кадәр җиткән көчле җил 30 агачны сындырган. Шуларның унтугызы – Казанда, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Моннан тыш, Татарстанның Яшел Үзән районында – 4, Лаеш районында – 3, Буа, Биектау, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында берәр агач сынган. 5 җиңел автомобиль (Казанда һәм Лаеш районында - икешәр, Түбән Камада – бер) зыян күргән. Кешеләр зыян күрмәгән.
Искәртеп үтәбез, Түбән Камада парковкадагы автомобильләргә агач ауган мизгел видеога эләккән.
Моннан тыш, Петровский торак массивы районында – Матюшино авылына илтә торган юлда җиңел машинага агач ауган. Интернетта аның да видеосы чыкты.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев