Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда «Көнчыгыш базары» фестивале узачак

«Россия — Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале (Казандагы Көнчыгыш базары) ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе химаясендә уза. Бу хакта фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов исеменә язылган комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Елена Галактионованың рәсми хатында әйтелә.

БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча милли комиссиясе инде өченче тапкыр фестивальне үз патронаты астына ала. 2025 елда фестиваль халыкара мәдәни әһәмияткә ия вакыйга статусын ныгытты. 2026 елда әлеге статус расланды һәм фестиваль янә ЮНЕСКО эгидасы астында узачак.

Фестивальнең төп чаралары быел ноябрь аенда Казанда узачак. Фестиваль программасына, ачылу тантанасы һәм йомгаклау гала-концерты кебек традицион чаралардан тыш, халыкара фәнни конференция, яшь башкаручыларның халыкара конкурсы, «Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре», «Гарәп мәдәнияте көне» шоулары, легендар коллективларның — Үзбәкстаннан «Ялла» төркеменең һәм Дагыстан Республикасының «Лезгинка» бию ансамбленең концертлары керәчәк.

Чыганак: Бизнес-онлайн

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев