Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда МХОда катнашучыларны яңадан әзерләү үзәген тәкъдир иттеләр

Казанда МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай белем алу, психологик ярдәм һәм эшкә урнашуда ярдәм итү мөмкинлеге бирә торган махсус хәрби операция ветераннарын яңадан әзерләү үзәген тәкъдир иттеләр. Үзәкнең эше турында «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында сөйләделәр.

РФ Дәүләт думасының мәгариф һәм яшьләр сәясәте буенча Эксперт советы әгъзасы Роман Солтанов хәбәр иткәнчә, үзәк фонд ярдәмендә «Синергия» университеты тарафыннан булдырылган. Аның сүзләренә караганда, бөтен ил буенча үзәк программаларына 15 меңгә якын ветеран һәм аларның гаилә әгъзалары кабул ителгән инде. Тыңлаучыларның күбесе яңа белгечлек буенча укуларын тәмамлаганчы ук эш таба.

СВО катнашучылары өчен түләүсез югары, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү программалары бар. Үзәк әзерлекнең 40 тан артык юнәлешен тәкъдим итә, алар арасында юриспруденция, икътисад, идарә, психология, лингвистика, робот техникасы, кино һәм телевидение, дизайн һәм реклама бар.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, белем һәм эшкә урнашу ветераннарны тыныч тормышка уңышлы җайлаштыруның мөһим шарты булып тора. 

Чыганак:веститатарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев