Казанда онкологлар 20 яшьлек егетнең очраклы рәвештә табылган шешен алганнар
20 яшьлек пациентның Казанда планлы тикшерү барышында ашказаны асты бизендә шеш тапканнар, аңа операция ясарга карар кылганнар. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Егеттә ашказаны асты бизендә 20 сантиметрга кадәр зурлыктагы шеш барлыкка килгән. Республика клиник онкология диспансеры табиблары консилиумы операция ясарга карар кыла, чөнки киләчәктә шешнең куркыныч тудыруы югары була.
Операцияне лапароскопик ысул белән, берничә зур булмаган тишек аша ясыйлар. Бишенче тәүлеккә инде пациент өенә кайтып китә.
Чыганак:кичкеказан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев