Казанда «Шаурма шоп » кафесын хокук бозулар аркасында кабат яптылар
Даурская урамындагы «Шаурма шоп» Казан кафесында кабат тикшерү вакытында яңадан хокук бозулар тапканнар, бу хакта төбәк Роспотребнадзорында хәбәр иттеләр. Элегрәк кафены 60 тәүлеккә ябканнар иде.
Биредә ачыкланган хокук бозуларның бер өлеше бетерелмәгән. Мәсәлән, кафеда технологик процесслар агымы үтәлми. Анда шулай ук азык-төлек чималыннан ризык әзерләү өчен шартлар юк: технологик җиһазларның һәм җитештерү цехларының тиешле җыелмасының җитәрлек булмавы. Оешмада персоналның кулларын юу өчен урыннар җиһазландырылмаган, җитештерү лаборатория контроле оештырылмаган, маркировкасыз продуктлар кулланыла һәм башка хокук бозулар теркәлгән.
«Шаурма шоп» кафесы 90 тәүлеккә ябык.
Чыганак:вечерняя казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев