Казанда уртача хезмәт хакы 88 мең сумнан артып китәчәк
Казанда уртача хезмәт хакы күләме, узган ел белән чагыштырганда, 14%ка артып, 88 мең сумга җитәкчәк. Бу хакта Казан шәһәр думасының IV сессиясе утырышында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткерде.
Ул шулай ук агымдагы ел нәтиҗәләре буенча халыкның реаль керемнәре һәм реаль хезмәт хакы дәрәҗәсе 103% һәм 105% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте.
Белгечләр исәпләве буенча, 2028 елга хезмәт хакы 110 мең сумнан артык булачак. Оешмалар хезмәте өчен түләү фонды 2025 елда 544 миллиард сум тәшкил итәчәк.
- Мәшгульлекне стимуллаштыруга юнәлдерелгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук эшче көчләрне икътисадның үзгәреп торган шартларына әзерләү һәм яраклаштыру дәрәҗәсен күтәрү ярдәмендә хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы кала бирә. Ел башыннан бирле шәһәрдә эшсез гражданнар саны 1 273 кеше тәшкил итте, эшсезлек дәрәҗәсе - 0,19%, - дип Шакировның сүзләрен китерә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Чыганак: кичкеказан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев