Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда узачак форумда Кытайдан 200 компания катнашачак

16-19 август көннәрендә Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы ике ил эшмәкәрләренең хезмәттәшлеген үстерүдә зур роль уйный, аерым алганда, бу «Алабуга» МИЗ өстенлекләре ярдәмендә тормышка аша.

Киләчәк чарада 200гә якын кытай компаниясе катнашачак, алар үз эшләнмәләрен тематик юнәлешләр кысаларында тәкъдим итәчәк. Чжоу Лицюнь Татарстанны сәнәгать, туризм һәм башка юнәлешләрдәге проектларга юнәлтелгән кытай эшмәкәрләре өчен Россиянең иң җәлеп итүчән төбәкләренең берсе дип атады. Ул өстәгәнчә, быелгы форум катнашучылар саны һәм имзаланган килешүләр күләме буенча да масштаблырак булыр дип көтелә.

Элегрәк төбәкнең Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 12 тапкырга үсүе турында сөйләгән иде. Ун ел элек бу күрсәткеч 264,3 миллион доллар тәшкил итсә, узган елда ул инде 3,34 миллиард долларга җиткән. Россия белән Кытай хезмәттәшлеге кысаларында да товар әйләнеше 20 процентка арткан, ун ел эчендә ул дүрт тапкырга үскән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев