Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казандагны бер уку йортында проректорларны кыскартканнар

Казан дәүләт медицина университетында кадрлар үзгәреше булган. Әлеге үзгәрешләр проректорлар составына кагыла. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элек Республика клиник хастаханәсе, Казанның 21нче поликлиникасы директоры, шулай ук Казанның «2 нче пассажир транспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары булган Дамир Имамиев проректор итеп билгеләнде. Яңа вазифасында ул университетның административ-хуҗалык мәсьәләләренә кураторлык итәчәк.

Элек административ-хуҗалык бүлеге буенча проректор вазифасын биләгән Зиннур Гәрәев, шулай ук проректорлар Сергей Осипов һәм Илнур Ямалнеев эшеннән китте. Беренче проректор Ләйсән Мөхәррәмова вазифасын алмаштырды. Казан дәүләт медицина университетында хәбәр итүләренчә, хәзер ул тарих, фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире вазифасында калып, игътибарын академик һәм фәнни эшчәнлеккә юнәлтәчәк.

Чыганак:татаринформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев