«КазанФорум» өчен 650 волонтер сайлап алынды
20 апрельдә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы волонтерлары командасын формалаштыру төгәлләнде. 10 майдан алар форум мәйданчыкларында, шулай ук катнашучыларның килү һәм китү пунктларында эшли башлаячак.
Волонтерларны, гадәттәгечә, берничә юнәлеш буенча бүләләр: алар форумның рәсми программасына җәлеп ителәчәк, атташе булып эшләячәк һәм сервис функцияләрен тәэмин итәчәк. Сайлап алу вакытында чит телләрне белү һәм эшлекле этикет төп критерийлар булып тора.
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләреннән һәм безгә дус илләрдән килгән 650 волонтердан торган халыкара команда форумның нигезендә яткан мәдәниятара диалогның чагылышы булачак. Аның сүзләренчә, сигез чит телне белгән катнашучылар ярдәмчеләр генә түгел, ә мәдәни вәкилләр дә булачак.Форумда катнашучыларны теркәү 2026 елның 30 апреленә кадәр рәсми сайтта дәвам итә. Шунда ук чараның тулы программасы белән дә танышырга мөмкин.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев