Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«КазаньФорум»да катнашучыларга 85 автобус куелачак

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә һәм «Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум» Халыкара икътисадый форумында катнашучыларга 40 микроавтобус, 45 гади автобус һәм 240 машина куелачак. Барлыгы 325 берәмлек транспорт эшлиячәк, дип хәбәр итә Татарстан Миндортрансы матбугат хезмәте.

Бөтен транспортны мәгълүмати баннерлар һәм чара логотиплары белән җиһазландырачаклар. Бу оештыручылар һәм катнашучылар рәсми автоны гадәти автодан аера алсын өчен кирәк. 

Казан аэропортына килгән һәм аннан очып китүче кунаклар өчен «Содружество» пассажир компаниясе 13 майдан 15 майга кадәр өстәмә шәһәр яны поездларын Казан - Аэропорт - Казан һәм 14 электричка белән эшләтеп җибәрәчәк.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев