Казанга булган  берничә рейсны запас аэродромнарга күчерделәр
В республике

Казанга булган берничә рейсны запас аэродромнарга күчерделәр

Томан һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле, бүген Казанга юнәлгән берничә рейс запас аэродромнарга күчерелде.

Казан аэропорты матбугат хезмәтендә "Татар-информ"га хәбәр итүләренчә, Шарм-әл-Шейха һәм Душанбе рейслары Түбән Новгородка юлланган, ә Мәскәү Шереметьевосыннан ике рейс Ульяновск һәм Чабаксарга маршрутны үзгәрткән.

Хәзер авиакомпанияләр хезмәткәрләре тоткарланган рейсларның пассажирлары белән эшли. Балалар белән сәяхәт итүчеләр өчен ана һәм бала бүлмәсендә урыннар оештырылган.

Чыганак: веститатарстан


Нет комментариев