Казанга Мәскәү Патриархы Кирилл киләчәк
Сишәмбе көнне, 21 июльдә, Казанга бөтен Россия Патриархы Кирилл киләчәк.
— Сишәмбе көнне Татарстан митрополиясендә Казан Мария Ана иконасы күренешен бәйрәм итүгә багышланган тантаналар узачак. Казанга Патриарх Кириллның килүе планлаштырыла,-дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Тантаналы чаралар кысаларында шәһәрдә тәре йөреше, Патриарх гыйбадәтләре һәм Казан Богородица монастыренең Тула Никола чиркәвен изгеләндерү чарасы узачак.
Элегрәк Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларыннан Татарстан митрополиясе епархияләренә Казанга гыйбадәт кылуда катнашырга теләгән православие динен тотучыларны транспорт белән китерүдә ярдәм итүләрен сораган иде инде.
Чыганак:реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев