Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда ана капиталын акчалата алучыларга хөкем карары чыгардылар

Бүген Казанның Вахитов районы суды ана капиталы эше буенча хөкем карары чыгарды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - 15 кеше. Тикшерү схеманың төп катнашучылары итеп оештыручы Арам Багиян һәм аның ярдәмчесе Лана Козынбаеваны саный.

Тикшерү версиясе буенча, алар ярдәмендә җинаятьчеләр Татарстан бюджетыннан 9,8 млн сум урлый алган. 

"Арам Багиянны гаепле дип танырга һәм аңа гомуми режимлы колониядә җиде елга ирегеннән мәхрүм итү билгеләргә. Лана Козынбаеваны шулай ук гаепле дип танырга һәм гомуми режимлы колониядә 7,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләргә, суд залында сак астына алырга», – диде судья.

Схемада катнашкан «әниләр» йә шартлы сроклар алганнар, йә срокны узу белән бәйле рәвештә җибәрелгәннәр.  Аларның берсенә бөтенләй дә суд медицина характерындагы мәҗбүри чаралар билгеләде, чөнки аның психик тайпылышы барлыкка килде.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев