Татарстанны, шул исәптән Казанны да, янә томан каплаячак. Бу 10 сентябрьдә төнлә һәм иртән булачак, дип кисәттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә.
Татарстанлыларга урамнарда һәм юлларда бик сак булырга киңәш иттеләр. Балаларны игътибар белән күзәтергә, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 10 сентябрьдә һава торышы әкренләп яхшырачак. Синоптиклар урыны-урыны белән генә бераз яңгыр вәгъдә итә. Төнлә температура +5...+10 градус, көндез +16+ + 21 булачак.
Нет комментариев