Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигага 5 ел

Бүген һәр казанлының хәтеренә төгәл кереп калган көнгә нәкъ 5 ел. 2021 елның 11 маенда Илназ Галәвиев үзе укыган175 нче гимназиягә килә һәм ату оештыра. 19 яшьлек егет кулыннан 9 кеше һәлак булды: 2 укытучы һәм 7 бала. 23 кеше яраланган, ә җинаять эше буенча зыян күрүчеләр дип 667 кеше танылган.

Ул көнне Галәвиев бинага кергәндә, вахтерша өстәл астына яшеренеп өлгергән, һәм ул аны күрмәгән. Ут астына икенче булып башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатова эләгә Үтерүче аны гимназиянең беренче катында атып үтерә.

Бу вакытта тавыш көчәйткеч буенча директор барысына да сыйныфла ишеген ябылырга боера. Әмма моны  8 «А»  да дәрес булган 310 нчы кабинетта ишетмиләр. Ишек ачык кала.  Шунда үтерүче килеп керә.  Ул аны туктатырга теләгән татар теле укытучысы Диләрә Галиуллинага ата. Ул исән кала. 

 Казан гимназиясендә атыш 10 минут дәвам итә. 

Чыганак:116ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев