Казансу буенча кече судноларда йөрү тыела
В республике

Казансу буенча кече судноларда йөрү тыела

11 июньнән 14 июньгә кадәр, триатлон буенча Россия беренчелеген уздыру вакытында, Казансуда кече үлчәмле, җәяүле һәм спорт-җилкәнле суднолар хәрәкәте тыелачак. Тыюның үтәлешен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контрольдә тотачак.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, тыю Казан чикләрендәге елганың бер өлешен – Кремль дамбасыннан алып компрессор күперенә кадәр билгеләнгән.

Татар-информ

 


Нет комментариев