Якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начараячак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде:
- машина юлын җәяүлеләр кичүләре аша гына чыгарга;
- автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләр янына куймаска;
- түбәләрдә кар һәм бозлар күп җыелган урыннарны урап узарга;
- юлда кискен маневрлардан качарга.
Нет комментариев