Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«Коммуналка» өчен артыгын түләмисезме?

Тикшерүләр күрсәткәнчә, һәр ун мөрәҗәгатьнең берсендә түләүләрне исәпләүдә хаталар табылган.

Узган елда Татарстанның Торак инспекциясенә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча 3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 223 мөрәҗәгатькә күбрәк, дип хәбәр итә инспекциянең матбугат хезмәте.

Инспекторлар 1700гә якын тикшерү үткәргән. Һәр ун очракның берсендә түләүләрне исәпләүдә хаталар табылган. Нәтиҗәдә, идарәче компанияләргә 900дән артык кисәтү ясалган.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә халыкка якынча 50 миллион сум акча кире кайтарылган.

Шуларның:
•    25,2 миллион сумы – хезмәтләрнең сыйфаты начар булу сәбәпле,
•    20,2 миллион сумы – исәпләү хаталары аркасында,
•    3,8 миллион сумы – уртак куллану урыннарын тәртиптә тоту өчен артык алынган акча.

Шулай ук чүп чыгару өчен түләүләрдә дә хаталар ачыкланган.
Чыганак:шәһриказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев