Кошларга язгы ау сезоны башлана
Апрельдә Татарстанда кошларга язгы ау сезоны башлана. Һәм кош-корт аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул итү 25 марттан башлана, дип хәбәр итә ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, рөхсәт алу өчен күп функцияле үзәкнең республика территориясендәге теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризалар бер үк вакытта, канатлы киекнең төренә һәм аны аулау вакытына карамастан кабул ителә.
Рөхсәт алу өчен кирәкле документлар исемлеге белән биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.
Ведомствода шулай ук Ау срокларын искә төшерделәр. Мәсәлән, 4 апрельдән 6 майга кадәр үрдәкләрне манна үрдәкләрен кулланып аулау рөхсәт ителә.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев