Күп балалы гаиләләр саны ике тапкырга арткан
Татарстанда соңгы 10 елда күп балалы гаиләләр саны киңәйтелгән социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә ике мәртәбә арткан. Бу хакта «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышында төбәк Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
Республикада 59 меңнән артык күп балалы гаилә яши, аларга 65 ярдәм чарасы каралган. Шулай ук балалы яшь һәм студент гаиләләргә ярдәм итү чаралары киңәйтелгән.
Әхмәтова ассызыклаганча, Татарстан балалы гаиләләргә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтә. Алар арасында уникаль демографик чара - авылларда яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче бала туганда «авыл түләүләре» бар.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев