Татарстан Министрлар Кабинеты «Герой ана» исеме булган хатын-кызлар өчен социаль ярдәм чараларын раслады. Документ ташламалар бирүнең гамәлдәге тәртибенә үзгәрешләр кертә.
Аларга әлеге ташланмалар расланган:
- шифаханә-курорт юлламалары;
- коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны компенсацияләү;
- торак һәм өй телефоны өчен түләү буенча ташламалар;
- җәмәгать транспортында ташламалы йөрү.
Түләүләр һәм компенсацияләр федераль бюджеттан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге аша финансланачак.
Чыганак:тнв
Нет комментариев