Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Лаеш районында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак

«Каравон » - Татарстанның иң борынгы милли бәйрәме, аңа өч гасырдан артык. Быел Лаеш районының Никольское авылындагы чарага 20 меңгә якын кунак киләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Программа 12 тематик мәйданчыкны үз эченә ала: һөнәрчелек мастер-класслары, хәрби-тарихи реконструкция, борынгы уеннар, тимерчелек ишегалды, рус кухнясы һәм башкалар. Биредә 200дән артык фольклор коллективы һәм фолк-җырчы Влада Мирави чыгыш ясаячак.

Чыганак:татаринформ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев